Спасибо! Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123041004227
Рәхмәт әйтсә берәйсе,
Рәхәт була күңелгә.
Димәк, файда китергәнмен,
Шатлык биргәнмен кешегә.
Рәхмәттән башлыйм көнемне,
Рәхмәтләр әйтәм кичен.
Рәхмәтле булып яшәсәң,
Аңлыйсың тормыш кадерен.
Ярдәм кулы сузырга
Ашыгыйк һәр мизгелдә.
Мәрхәмәтле булып яшәү
Җанга сихәтлек бирә.
Гади бер сүз,
Зур көчкә ия.
Рәхмәтләр явып торсын
Җирдәге һәр кешегә.
Рәхмәтнең иң олысы,
Әлбиттә, изге Ходайга.
Ул безне бәхетле итә,
Моны ярамый онытырга!
Гузель Идрисова 10.04.2023 14:07 Заявить о нарушении