Мечтай правильно. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Дөрес хыял

Матур эзләреңә басып
Киләм синең артыңнан.
Кинәт юкка чыктың,
Эзең тукталып калган.

Томан эченә керәм,
Беләм, син янәшәдә.
Кулымны сиңа сузам,
Качма миннән, йөгермә.

Кайда син, кайда,
Сине ничек табарга?
Югалтасым килми сине,
Син кирәк миңа.

Синең утыңда яндым,
Төннәрен йокламадым.
Синең турында гына
Һәрвакыт мин уйландым.

Сине уйлап чыгардым,
Сиңа һәрчак омтылдым.
Өметем сүнде инде,
Син – буш хыялым!

Хыяллы тормыш күңелле,
Ул бит канатландыра.
Хыял тормышка аша,
Дөрес сайласаң гына.

Гузель Идрисова   06.04.2023 11:14     Заявить о нарушении