Подружись с совестью. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123033102948
Намусың белән киңәшләш,
Аның сүзе һәрчак хак.
Намус барын күрә, ишетә,
Ә үзе ул чиста, пакъ.
Намусың кушканча яшә,
Ул өйрәтмәс начарлыкка.
Иң беренче намусыңны уйла –
Ул ризамы барсына.
Имтихан алыр намусың,
Эшләсәң начар эшләр.
Тынычлыгың юкка чыгар,
Уйланып, хәлең бетәр.
Тыңлама кеше сүзен,
Иң мөһиме - намусың.
Ул нәрсә әйтер,
Кызарырлык булмасын.
Кеше – бөек исем,
Бирелгән аңа акыл.
Намусыңа тап төшермә,
Кеше булып кала бел.
Гузель Идрисова 31.03.2023 10:59 Заявить о нарушении