Озорные снежинки. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123031003179
Кар бөртекләре шук,
Бер тик тормыйлар,
Куышалар, пыр тузып,
Ак тузан чыгаралар.
Тузан әйләнә буранга,
Күз ачып булмый.
Кем, кайда, нәрсә –
Бер ни аңлашылмый.
Шаян кар бөртекләрен
Җил ярата күзәтергә.
Сызгырып, дәртләндереп,
Тагын да тизерәк йөгертә.
Уйнап туйгач, бөртекләр
Җиргә төшеп яталар.
Бөртекләр тынып кала –
Арыган бит алар.
Ә буран ник биегән?
Сәбәбе аның булган,
Сыерчыклар кайтып килә –
Җилдән сөенче алган.
Гузель Идрисова 10.03.2023 11:08 Заявить о нарушении