Ах, лето! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кызлар тауы

Кызлар тауы чияле,
Бер барып күрәм әле,
Сәхрәләрдә йөрүе рәхәт,
Җәйнең иң матур мәле.

Кызлар тауына килегез,
Өлгергән җир җиләге,
Хуш исле чәчәк аткан
Мәтрүшкә үләннәре.

Кая карама чәчкә –
Миләүшә, ромашкалар.
Җиләк җыючы кызлар
Чәчкә кебек матурлар.

Җиләкнең иң тәмлесе
Үсә тауның башында.
Кояшка якын булганнар,
Хәзер минем учымда.

Җәй үтте инде,
Тауга кар ятты.
Безнең аяк эзләре дә
Кар астында калды.

Җиләк кагы салган
Мәтрүшкә чәе тәмле.
Күбәләктәй оча карлар,
Уф, сагындым җәйне!

Гузель Идрисова   09.03.2023 11:07     Заявить о нарушении