8 Марта - каждый день! Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123030703429
Гүзәл хатын – кызларга
Күп шигырь багышланган.
Күпме генә тырышсам да,
Иң яхшысын яза алмам.
Гаиләнең һава торышы
Хатын – кызга бәйләнгән.
Рәхәткә күмеләсең килсә,
Дөрес яшәргә өйрән.
Җанны эретердәй, һәркөн
Назлы сүзләр яңгырасын:
“Алтыным, бергенәм, чәчкәм,
Бигрәк инде матурсың!”.
Сиңа елмаеп карар
Бәхет тулы күзләр.
Хатының канатланыр,
Эшне җиңел эшләр.
Башка хатын – кызларны
Бөтенләй күрмәссең.
Хатыныңа гашыйк булып,
Гомер юлын үтәрсең.
Бер көн тырыштым да,
Котылдым, дип, әйтмә.
Көн дә бәйрәмле булыр,
Яшәт ярыңны мәхәббәттә.
Гузель Идрисова 07.03.2023 11:21 Заявить о нарушении