Где же вы, друзья? Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123030602993
Зур уңышларга ирешеп,
Югары баскычка менгәндә,
Кинәт, әллә каян,
Дуслар күбәя эргәңдә.
Ерактан сине сәламлиләр,
Урам буйлап үткәндә.
Кемдер уң кулын суза,
Кемдер сала эшләпә.
Син барсына кадерлесең,
Аеруча, кирәк ярдәмең.
Дусларыңны коткарам дип,
Шатланып, йөгерәсең.
Эшләр көйле, әйбәт,
Иң мөһиме – дуслар канәгать.
Дусларның сөюен тоеп,
Яшәүләре бигрәк рәхәт.
Югарыга менү җинел,
Егылып төшү авыр.
Очканда тотып калырга,
Әлбиттә, дуслар булыр.
Ул көн килде,
Син хәзер – гади кеше.
Янәшәдә басып торган
Дуслардан җилләр исте...
Гузель Идрисова 06.03.2023 11:12 Заявить о нарушении