Спасибо тебе, гармонь! Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123022204183
Гармунны минең халкым
Гомере буе яраткан.
Гармун моңнары тыңлап,
Күпме таңнар аткан!
Гармун моңлаткан, елаткан,
Гармун юаткан, җырлаткан.
Гармун дәртле биеткән,
Ул зур көчкә ия икән.
Ватан сугышы башлангач,
Читтә ятып калмаган.
Гармунчы егет – солдатның
Аерылгысыз дусы булган.
Сугыш тынып торганда,
Гармун дәртле уйнаган.
Яугирлар, чын күңелдән,
Биергә төшкән, җырлаган.
Күз алларына килгән
Сөйгән яр, балалар.
Тагын да нәфрәтләнеп,
Яуга күтәрелгән алар.
Сугышта бар ысул яхшы,
Сайламыйлар эресен, вагын.
Болар мөһим түгел,
Тик җиңү якынайсын!
Бөек җиңүдә, әлбиттә,
Гармуннарның да өлеше бар.
Үзләре җансыз булса да,
Җанны җылыткан алар.
Гармунны данлап, илем
Һәйкәл куйдымы икән?
Куйган, рәхмәт яугыры,
Димәк, җуелмас хәтердән!
Гузель Идрисова 22.02.2023 13:25 Заявить о нарушении