Тальянка. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Тальян гармуны

Артист көтеп утырмыйлар,
Авылда алар җитәрлек.
Өздереп гармунда уйныйлар,
Осталык – ис китәрлек.

Махсус белеме булмаса да,
Тоталар да уйныйлар,
Нота белү кирәкми,
Күңелдән чыга моңнар.

Бизәкләр белән матурлап,
Гармунны үзләре ясый,
Тальян гармун моңнары
Сокландыргыч яңгырый.

Гармунчылар бергә җыелса,
Концерт көт тә тор.
Бушлай клубка кереп,
Хәл җыеп утыр.

Эх, күңелне күтәрә
Тальян гармун тавышы.
Нәфис көйләр чыгара
Кечкенә кыңгыраулары.

Дәрте ташып тора,
Халкым чиксез гайрәтле.
Безнең халык җиңелми –
Ул рухы белән көчле.

Гузель Идрисова   17.02.2023 12:29     Заявить о нарушении