Родной край. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123021603108
Агып яткан елганы
Бусаң, әйләнә күлгә.
Туган ягыма кайтсам,
Шатлык тула күңелгә.
Ямьле елга буйларында
Бөдрә таллар үсә.
Туган як җиле назлы,
Битемнән сыйпап исә.
Ике ярны тоташтырып,
Сузылган агач басма.
Балыклар сикереп, сәламли,
Судан аша чыкканда.
Исәнме, Каршытау,
Яшел тугай, сәлам!
Ялан аяк бастым үләнгә,
Җир җылысын тоям.
Табигать тынып калган,
Ахры, мине күзәтә.
Эх, сагындым үз ягымны –
Кочаклап, яратасы килә.
Озын көемне суздым,
Һавада матур яңгырый.
Туган якны яратуымны
Берничек аңлатып булмый!
Гузель Идрисова 16.02.2023 10:51 Заявить о нарушении