Музыка. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Моң

Моңлы көй тыңлаганда,
Хискә нык биреләсең,
Күздән яшьләр ага,
Ә үзең аны сизмисең.

Дәртле көй уйнаганда,
Бар дөнья онытыла,
Аяклар үзеннән үзе
Биергә төшеп бара.

Күңелле көй яңгыраса,
Кушылып, җырлый башлыйсың,
Борчылулар юкка чыга,
Шулай күңелне юатасың.

Моң безне яшәтә,
Моң безне яшәртә,
Моң безне яшьнәтә,
Моң – син мөгҗизә!

Моң – син тылсымчы,
Ничек сихерлисең безне?
Эх, ямьлисең дөньяны,
Әлдә син бар әле.

Гузель Идрисова   15.02.2023 11:03     Заявить о нарушении