Самый дорогой цветок. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123021403437
Бүлмә гөлләре үстерәм,
Берсеннән берсе матур.
Гөлләрем булгач рәхәт,
Рәхмәтем аларга зур.
Гөлләремне яхшы карыйм
Вакытында су сибәм.
Гөлләр сизә яратауымны,
Балкып тора бүлмәм.
Миңа ярарга тырышып,
Туктаусыз чәчәк аталар.
Чәчәге булмаса да ярый,
Алар барыбер матурлар.
Назлы гөлләрем күп,
Берсе аеруча кадерле –
Яраткан кызым бар,
Гөлназ аның исеме.
Гузель Идрисова 14.02.2023 11:16 Заявить о нарушении