Что такое любовь? Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123020802792
Балаңа караган саен,
Шатлык кичерәсең икән,
Димәк, балаңны яратасың,
Ул – кадерле кешең икән.
Нәфис чәчкәләрне күреп,
Ләззәт аласың икән,
Димәк, матурлык яратасың,
Яхшы кеше икәнсең.
Чит җирләрдә йөрегәндә,
Килсә тизерәк кайтасың,
Сагынып туган җиреңне,
Димәк, илеңне яратасың.
Сөйгәнеңә булган мөхәббәтне
Җиңел аңлатып булмый.
Дөньяда сүзләр күп,
Иң кирәклесе – табылмый.
Гашыйклар шат елмая,
Димәк, аларга рәхәт.
Бер – береңне бәхетле итү –
Шул буладыр мәхәббәт.
Гузель Идрисова 08.02.2023 10:29 Заявить о нарушении