Ночной путник. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Төнге юлчы

Безнең ата – бабалар
Кагыйдә буенча яшәгәннәр-
Үзләре уйлап чыгарган,
Үзләре үк үтәгәннәр.

Мич ягып, пешеренгәндә,
Кеше турында уйлаганнар.
Чуенга артык кисәк салганнар-
Бәлки, төнлә юлчы шакылдар.

Таныш түгел кешене
Берсүзсез өйгә керткәннәр.
Ашатып, эчереп,
Йокларга урын биргәннәр.

Элек ерак араларга
Тик җәяү йөрегәннәр.
Юлда очраган авылларда
Йортка кунарга кергәннәр.

Куз алдында китерә аласызмы
Менә шундый хәлләрне?
Хәзер без үзгәрдек шул,
Йозаклар бикли ишегебезне.

Гузель Идрисова   06.02.2023 11:15     Заявить о нарушении