Несостоявшийся поход. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123012103056
Походка җыена Гали,
Зур капчык алган.
Иң беренче яраткан
Йомшак мендәрен салган.
Төнлә өшемәскә дип,
Җылы юрган куйган.
Кәстрүл, чәйнек, таба
Капчык эченә ыргыткан.
Зур юрганның, никтер,
Капчыкка сыясы килмәгән.
Аны этәргәндә Гали
Тирләп – пешеп беткән.
Бер кап тоз, шикәр
Ике икмәк тутырган.
Песи дусын, кадерләп,
Шулар өстенә утырткан.
Маңгаеннан тирен сөртеп,
Капчыкка карап торган.
Барысын да алдым микән,
Дип, озак уйланган:
“Уф, бүген походка
Чыгып китә алмам –
Ятып, хәл алыйм,
Арыдым бит тәмам!”.
Гузель Идрисова 21.01.2023 11:12 Заявить о нарушении