Ура, идём в гости! Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123011903262
Бәпкәләренә каз әйтте:
“Хәзер барабыз кунакка,
Күрше үрдәк чакырды,
Бутка белән сыйланырга”.
Бәпкәләр, чиксез шатланып,
Кинәт биеп киттеләр:
“Нинди күңелле бәйрәм,
Безне көтә күршеләр!”.
Каз бәләкәчләргә дәште:
“Зинһар, шуны онытмагыз,
Миңа оят булмасын,
Үзегезне матур тотыгыз.
Авызга күп тутырмагыз,
Ашаганда сөйләшмәгез.
Зурлар сүзенә кысылмагыз,
Тавышланып, йөгерешмәгез.
Азыкны башкалар алдыннан,
Иң зурысын алмаска.
Ашагач, матур итеп,
Рәхмәт әйтергә онытмаска”.
Бәпкәләрнең кәефе бетте,
Барып утырдылар чирәмгә,
Иң бәләкәй бәпкә
Әйтте фикерен әнисенә:
“Бигрәк катмарлы икән,
Шундый бәйрәм буламы,
Минем барасым килми,
Өйдә калам, ярыймы?”.
“Чакырган җиргә баралар,
Чакырылдык чын күңелдән.
Үзеңне матур тотарга
Өйрәнергә кирәк бәләкәйдән!”.
Гузель Идрисова 19.01.2023 11:23 Заявить о нарушении