Золотая рыбка. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123011703144
Озак җыенганнан соң,
Ир балыкка чаба.
Кармагын суга ташлап,
Яр буенда утыра.
Судан балык эзли,
Иренмичә, көннәр буе.
Бар дөньясын оныта,
Балыкта гына уе.
Бара да кайта,
Бара да кайта.
Тоткан бәләкәй балыгы
Җитә песи ашатырга.
Бик кызыклы шөгыль,
Хәлен була аңларга.
Мөгаен, хыялы бардыр
Алтын балык тотарга.
Суыктан куркып тормыйча,
Киеп тун, пима,
Бәке төбендә утыра,
Уф, әйләнә инде бозга!
Арып, кайтып килә,
Эштә булган кебек.
Бу юлы да эләкмәгән,
Мәрхәмәтсез алтын балык.
Өйдә көтә хатыны,
Тәмле ашы табында.
Ныклабырак кара әле,
Алтын балык – алдыңда!
Гузель Идрисова 17.01.2023 11:21 Заявить о нарушении