Алеев Марат бэете
Предлагаю вашему вниманию стихотворение на татарском языке про своего односельчанина Марата Зуфаровича Алеева. Который погиб на поле боя в Соледаре, в августе 2022 года.
Приношу свои соболезнования родственникам Марата. Желаю стойкости и терпения, чтобы перенести невосполнимую потерю.
Стихотворение размещаю ниже, в разделе "Рецензии". Чтобы сохранить грамматическую целостность текста, так как главная страница stihi.ru не поддерживает татарские буквы.
Дорогие читатели, заранее благодарю за ваши чистосердечные отклики.
С уважением и с любовью, автор Танзиля Амирхан.
Свидетельство о публикации №123011006772
Һәрчак ярдәмгә ашкынды.
Күреп аналар күз яшен,
Донбасс ягына ярсылды.
Изге ният, якты теләк-
Дәште мөкатдәс бурычка!
Булыйм, диеп, илгә терәк-
Карышмадым язмышка.
Ир башында ил кайгысы-
Мин бит, ир - бала, әни!
Бабаемныңда кайсысы-
Шунда калды, ди, әти!
Бабам кабере өстенә
Дошман аягын бастырмам.
Кан тамсада куенымнан-
Йөзегезгә тап төшермәм!
Хушлашканда, кала кырлар,
Алтын башаклар болгап,
Әллә сизеп кайтмауымны,
Җил дә уйнады моңлап.
Чылансада керфекләрем,
Таңгы чыктай мелдерәп.
Сер бирми кулым суздым-
Бәхилләшим, дип, тизерәк!
Каядыр мин гел ашыктым?
Кыска гомеремне сизеп:
Уникедән намазга бастым,
Олы серләр табам, диеп!
Шифа дога серләрен мин-
Әти-әнидән өйрәндем,
Чиксез рәхмәтләр әйтергә,
Исән чакта өлгермәдем!
Кичерегез, әти-әнием!
Башыгызга кайгы салдым:
Үле гәүдәм яшькә баткач-
Шунда гына сезне аңладым!
Төн йокламый бишек көйләп
Үстердең мине әнкәй!
Ир булсын, дип, балта-корал
Тотырдың кулга әткәй!
Ир иттегез ил каршында,
Горурланып яшәгез!
Аз булсада - бер атна ара-
Сугышты балам! - диегез.
Мин бит Соледарга җиттем-
Августның егерме бере,
Сугыш кырында егылдым-
Егерме алтысы төнне!
Төтелмәсен йөрәгегез,
Җәрәхәт турында уйлап,
Сизмәдемдә әрнегәнен,
Җаным очты күккә уйнап!
Ядря суккач - тешем сыман,
Дөбер килде күз алдым:
Әти, әни, апам, энем...
Акты каным - суыды тәнем!
Калды сөйгәнем Нелюфар-
Яра булып күкерәгемдә!
Без кабызган утлар янар-
Марьям кызыбыз йөрәгендә!
Урмайда да утлар сүнмәс:
Ураган урамнарымда,
Тәпи бала җылысын сизгән,
Тау башы буйларында.
Узган яшьлекне онытмам,
Авылдашлар – дусларым!
Сау булыгыз, диеп, әйтәм,
Таллыклы су буйларым!
Мин бит хәзер Аллаһ кошы!
Керермен тешегезгә.
Кыямәт серен бер елмаеп,
Сөйләрмен үзегезгә.
Зират өстендәге кошлар,
Чиркылдашалар мөлаем,
Минем төсле иртә киткән,
Яшь җаннардыр мөгаен!
Егерме алты яше булды,
Дөньяга килгәнемә,
Аллаһ үзе янына алды-
Әллә бик кирәгенә?
Фарыз намазлары укып
Искә алыгыз туганнар-
Гөнахсыз бала иде, - диеп,
Оныта күрмәгез, зинһар!
Ак кәүсәле зур каеннар,
Күләгә булыр гүремә.
Юатырлар сезнең догалар,
Бик сагынган көнемдә.
09.01.2023.
Язучы Танзиля Амирхан.
Танзиля Амирхан 06.04.2023 22:52 Заявить о нарушении