Бобр - хороший строитель. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кондыз – яхшы төзүче

Су астындагы өйне
Күргәнегез бармы?
Шундый яхшы эшләнгән,
Алып китми су агымы.

Кондыз – яхшы төзүче,
Өйне ул эшли.
Тыныч кына, рәхәтләнеп,
Су астында яши.

Без барыбыз төрле,
Кемгәдер һава кирәк.
Ә менә кондыз
Яши алмый сусыз.

Тешләре - үткен пычкы,
Үзе көчле, баһадирдай.
Агачларны сөйрәп, ташый,
Аңа беркем булышмый.

Мин дә булдырам дип,
Кем мактана ала?
Өй сала белмәсәң –
Өйрәтергә кондыз риза!

Гузель Идрисова   07.01.2023 11:46     Заявить о нарушении