Кто придумывает цены? Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123010602746
Кәҗә барган базарга,
Кәбестә сатып алырга.
Ә аның хакы арткан,
Кәҗә аптыраган моңа:
“Кем хакны кыйбатлата,
Кем шундый саран?
Хәзер, сөзеп ыргытырга,
Кырыңа йөгереп барам!”.
Үгез акырып җибәргән:
“Кем монда масая?
Мөгезгә элеп ыргытырмын,
Очырсың әллә кая!
Акчан юк икән,
Йөремә син базарга,
Аяк астында буталма,
Комачаулап башкаларга!”.
Аңлашылды барсы да,
Базарга үгез хуҗа.
Үзе ни тели,
Рәхәтләнеп, шуны эшли.
Шым гына кайткан
Өенә моңсу кәҗә.
Кемнең мөгезгә эләгеп,
Чыгып очасы килә?!
Гузель Идрисова 06.01.2023 11:07 Заявить о нарушении