Заяц в центре внимания. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122123103053
Кая карама – куян,
Куян күбәеп киткән.
Ул – ихтибар үзәгендә,
Нәрсә булды икән?
Койрыгы кыска гына,
Колагы, киресенчә, озын.
Каршыларга вакыт җиткән
Безгә куян елын.
Куянны җитәкләп, безгә
Килгән Кыш бабай.
Исәнме, кунак куянкай,
Ап – ак матуркай!
Куян тынычлык ярата,
Тыныч булыр күңел.
Әйбәтләнер барсы да,
Килер яхшы ел.
Куян елы да үтәр,
Елга йомгак ясарбыз.
Искиткеч шәп булды
Дип, елны мактарбыз.
Гузель Идрисова 31.12.2022 11:07 Заявить о нарушении