Волка не пригласили. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Бүрене чакырмаганнар

Бүген урманда бәйрәм,
Яңа ел җиткән.
Барлык җәнлек, кошлар
Ял итә икән.

Бизәлгән чыршы янында
Әйлән – бәйлән уйныйлар,
Эх, җырлыйлар, бииләр,
Яңгырый шат тавышлар.

Тәрәз төбендә, боегып,
Утыра соры бүре.
Бәйрәм аның өчен түгел,
Ул өйдә берүзе.

Холыкы әйбәт түгел,
Кем яратсын аны?
Төзәләсе килми бит,
Шуңа һәрчак ялгызы.

Кинәт ишек шыгырдады,
Куян башы күренде:
“Бүре, әйдә, тизрәк,
Бәйрәмгә йөгерик!” – диде.

Буренең моңсу күзеннән
Саран яшь тамды.
Бүре, чиксез шатланып,
Ишеккә табан омтылды.

Куян белән бүре,
Бәйрәмгә йөгерде бергә.
Яңа ел – серле бәйрәм,
Ышанырга кирәк мөгҗизәгә.

Гузель Идрисова   31.12.2022 11:09     Заявить о нарушении