Ода яйцу. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Шәп ризык

Гомерлек бәхәс булды –
Күкәй беренчеме, тавыкмы?
Иң мөһиме менә шул –
Алар икесе дә файдалы.

Әлдә күкәй бар әле,
Үәт, ичмасам, шәп азык.
Пешерәбез дә ашыйбыз,
Менә кайда ул кызык.

Тиз генә, җиңел генә,
Табада кыздырып алабыз.
Суга салсаң, пешеп чыга,
Тәмле итеп ашыйбыз.

Иртән дә күкәй, кичтә,
Бер дә туйдырмый.
Әлдә күкәй бар әле,
Ансыз яшәп булмый.

Камырга да күкәй кирәк,
Салатка да кирәк турарга.
Ничек тәмле торт пешерерсең,
Әгәр күкәй булмаса?

Шампунь беткән чакларда,
Чәчне әйбәт чистарта,
Биткә маска ясасаң,
Бит тиресе йомшара.

Көтмәгәндә кунак килсә,
Биш минутта сый әзер.
Бер таба кыздырган күкәй
Табын түрен ямьләндерер.

Бер бәләкәй күкәйдә
Әллә күпме витамин.
Күкәй салганың өчен,
Тавык, сиңа афарин.

Шулай булгач, ничек инде
Аны мактамый түзәрсең,
Гади генә, бәләкәй генә,
Ә файдасы күп, беләсең.

Күкәй агы, сарысы,
Ничек кушылмый икән?
Шундый серле хазинаны
Кем эзләп тапты икән?

Японнар, күкәй хөрмәтләп,
Матур җырлар язалар.
Без дә булдырабыз аны,
Кирәк булса, язарбыз җырлар.

Тавыкның күкәй салганын
Көтеп кенә торабыз.
Күкәй – искиткеч мөгҗизә,
Кайчан аңа һәйкәл куябыз?

О, күкәй, син бөек,
Син – символы яшәүнең!
Без әзер синең алдыңда
Салырга баш киемен.

Гузель Идрисова   23.12.2022 12:13     Заявить о нарушении