Всё проходит. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Дөнья тагын яктырыр

Күлгә томан төшкән,
Күл бөтенләй күренми.
Зарар юк, томан таралыр,
Күл тагын матурланыр.

Күренә дә югала,
Нинди серле томан.
Сагышлар да таралса иде,
Ак томаннар сыман.

Томан, сиздерми генә,
Кая югала икән?
Моңлы җыр җырласаң,
Сагыш тарала икән.

Томанны кояш киптерә,
Я, җил куып йөретә.
Бер ни булмагандай, тагын
Дөнья яктырып китә.

Томанны таратучы бар,
Ә күңелне дәвалый җырлар.
Сагыш төшмәсен күңелгә,
Җырлап яшик, дуслар.

Гузель Идрисова   13.12.2022 12:31     Заявить о нарушении