Спасибо тебе, Дед Мороз! Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122121003492
Әллә бар, әллә юк,
Аны беркем күрмәгән.
Ләкин бар да яраталар,
Димәк, ул яхшы икән.
Үзе салкын булса да,
Йөрәге җылы бирә.
Хәтере нинди әйбәт,
Һәр баланың исемен белә.
Киң күңелле, юмарт,
Бер нәрсәне җәлләми.
Ни телисең, шуны бирә,
Бүләксез калдырасы килми.
Качып тәрәзәдән керүченең
Әйбер урласы килә.
Ә ул, киресенчә, матур
Бүләк калдырып китә.
Шатлансалар, аңа рәхәт,
Үзен өйрәткән шулай.
Кешеләр турында уйлый,
Бигрәк яхшы бабай.
Яңа ел бәйрәмен
Көтә һәрбер кыз, малай.
Әкиәттә яшәткәнең өчен,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай.
Гузель Идрисова 10.12.2022 12:39 Заявить о нарушении