Внешность обманчива. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Тышкы кыяфәт

Роза кактусны яратмады,
Шул да булдымы чәчкә,
Үзе ямьсез, үзе чәнечкеле,
Дип, гөлне яманлады.

Кактус дәшмәде, түзде,
Күпләр аны яратмады.
Тыныч кына яшәде,
Холыкы тыйнак булды.

Беркемнән көнләшмәде,
Беркем белән ярышмады.
Су сибергә онытсалар,
Бирешмәде, нык торды.

Бер көнне ни күрәләр –
Кактус үзгәреп киткән.
Ах, чәчкә аткан бит,
Алай да була икән.

Менә шулай, кешеләр дә,
Көтмәгәндә барсын аптыратып,
Яхшы ягын күрсәтәләр,
Кактус кебек, ачылып.

Кактусны истә тотыгыз –
Яхшы үрнәк безгә.
Тышкы кыяфәт алдакчы,
Ашыкмагыз бәя бирергә.

Ә, розага килгәндә,
Әйе, нәфис, назлы.
Тик, энәсе белән яралый,
Югалтсаң саклыгыңны.

Гузель Идрисова   09.12.2022 11:15     Заявить о нарушении