Белка - хороший лесничий. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122120703229
Тиен агач утырта,
Ничек, дип уйлыйсызмы?
Аптырашка калмагыз,
Җиңел генә җавабы.
Көзен чикләвекләр күмә,
Кышын алып ашарга.
Кая күмгәнен оныта,
Чикләвек җирдә кала.
Язын чикләвек табыла,
Ләкин инде соң була.
Чикләвектән агач үсентесе
Өскә калкып чыга.
Менә шулай, тиен
Үзе дә аңламыйча,
Үстерә имән агачлары,
Безнең урманнарны баета.
Кая карасаң да
Үсә имән агачы.
Һай, афарин, тиен,
Син – иң яхшы урманчы!
Гузель Идрисова 07.12.2022 11:22 Заявить о нарушении