Он и она. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122113003192
Кемдер хыялланып йөри
Космосны барып күрергә.
Ә йолдызлар менә, киресенчә,
Тели җиргә сикерергә.
Капма – каршы әйберләр
Бер – берсенә тартыла.
Ике төрле дөнья булып,
Яши егет белән кыз да.
Егет күңеле тартыла
Тыйнак, ягымлы кызга.
Көчле, ышанычлы егет –
Кызның хыялы була.
Бу ике серле дөнья –
Иң дөрес каршылык.
Бер – берсенә тартылган парга
Карап, һич туймаслык.
Бәхетле кыз белән егет
Җитәкләшеп, үтеп китсә,
Урам ямьләнеп кала,
Матур хисләр тула күңелгә.
Гузель Идрисова 30.11.2022 11:26 Заявить о нарушении