Женская мечта. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122112803103
Берәүне генә яратып,
Берәү белән генә кавышып,
Яшисе иде гомер буе,
Берәүнең генә бердәнбере булып.
Якын кешең белән җитәкләшеп,
Бер сукмактан атлап,
Аңлашып яшәсәң иде,
Яраткан күзләренә карап.
Бәхетле таңнар, кичәләр каршылап,
Сыенып берәүгә генә,
Бер язмышны икегә бүлеп,
Яшәсәң иде, шатлык эчендә.
Күгәрченнәр кебек гөрләшеп,
Кадерләп Ходай биргән бүләкне,
Яшисе иде, һәрчак ишетеп,
Бергенәм дигән алтын сүзне.
Менә шундый мәхәббәт бар,
Табигать күрсәтә үрнәкне.
Ышанмасаң, барып кара
Аккошлар йөзгән күлне.
Гузель Идрисова 28.11.2022 11:18 Заявить о нарушении