Мама - солнце! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Әни – кояш

Бар безнең кояшыбыз,
Ул һәрчак янәшә.
Барыбызга мул итеп,
Күңел җылысы өләшә.

Әни – гаилә кояшы,
Дөньябызны күмә бәхеткә,
Безгә елмаеп карый,
Яшәтә гел рәхәттә.

Нурлар сибеп, иркәләп,
Уята безне иртән.
Чәй эчәргә чакыра,
Коймагы пешкән күптән.

Тырышып эшләр эшли,
Күнелле җырлап җибәрә.
Кызык сүзләр әйтеп,
Безне һәрчак көлдерә.

Нигәдер борчылса, ул
Болыт артына кача.
Өйгә яктылык карамый,
Кәефебез юкка чыга.

Бераздан болытлар тарала,
Ләйсән яңгыр сибәли.
Салават күпере күренә
Янә шат безнең әни.

Кояшсыз яшәп булмый,
Һәрчак булсын кояш.
Әнинең кадерен белик,
Ул бит ягымлы кояш!

Гузель Идрисова   28.11.2022 11:20     Заявить о нарушении