Все мы родом из деревни. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Безнең тамырлар

Агачны күчереп утыртсаң,
Туфрагыннан аерып алып,
Чит җирдә җәймәс тамыр,
Үсеп китә алмас, корыр.

Авылның кадерен белә,
Авылда туганнар гына.
Авылын сагынмаган кеше
Бармы икән җир шарында?

Нинди көчкә ия икән,
Туган җир ник сагындыра?
Барыбыз да авылдан чыкканбыз,
Безнең тамырлар анда.

Алмагачлар чәчкә аткан,
Җимеше булыр микән?
Авылда туып – үскән
Кеше бәхетле икән.

Туган авылга багышлап,
Җырлыйбыз матур җырлар.
Шатланып, кайтып йөрибез,
Әлдә бар авылкайлар.

Гузель Идрисова   18.11.2022 11:15     Заявить о нарушении