Дорога домой. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Авылыма кайтып барам

Җәяү кайтып киләм,
Туып үскән авылыма.
Сокланам, сары алтын булып,
Җәелгән иген басуына.

Яшел чикерткәләр җырлый,
Сикергәләп басу өстендә.
Зәңгәр күзле василёклар
Үсә басу читендә.

Көн кызган, һава тын,
Ишетәм тик аяк тавышын.
Куышып уйный ике күбәләк,
Уф, җаныма рәхәт бигрәк.

Юл буена тезелгәннәр
Зифа буйлы каеннар.
Килеп кунды сандугачлар,
Матур итеп сайрыйлар.

Һава саф, тәмле,
Ипигә ягып ашарлык.
Күренә таулар, урманнар,
Кая карама – байлык.

Авыл якынлаша – дулкынланам,
Мин бит аны яратам,
Сагынып, күрәсе килеп,
Кайтып киләм яраклардан.

Сусадым, авылга кергәндә,
Эчәрмен чишмә суын.
Яшел чирәменә утырып,
Хәл җыеп та алырмын.

Авыл урамыннан үтәрмен,
Очратырмын авылдашларны.
Кочаклашып та алырбыз,
Сорашкач исән – саулыкны.

Туган йортыма ашыгам,
Туганнар көтә инде.
Әй, рәхәт дөньяда яшәве,
Тик, кайгылар булмасын иде.

Гузель Идрисова   17.11.2022 11:10     Заявить о нарушении