Красный мак. Песня на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Мәк чәчәге
Җыр

Мәк чәчәге матур,
Аңа сокланмаган юк.
Мәк – назлы чәчкә,
Өзә күрмәгез берүк.

Мәк, мәк, без күмәк,
Яшибез дөнья ямьләп.
Таҗын коймасын мәкләр,
Тын гына исегез, җилләр.

Кеше күнеле нечкә,
Таҗлар кебек кенә.
Чәчкәләр дә өзелмәсен,
Шиңмәсен иде күңел дә.

Мәк, мәк, без күмәк,
Яшибез дөнья ямьләп.
Таҗын коймасын мәкләр,
Тын гына исегез, җилләр.

Чәчкәләр булгач рәхәт,
Алар шатлык өләшә.
Кешеләр дөрес яши,
Изге эшләр эшләсә.

Гузель Идрисова   16.11.2022 11:02     Заявить о нарушении