Лилия. Песня на татарском языке
Свидетельство о публикации №122111503001
Җыр
Лилия – соклангыч чәчкә,
Исеменә күрә җисеме.
Лилияне күреп калсам,
Күңел җырламый, түзерме.
Лилия, Лия, Лия,
Лилия, дия, дия,
Лилиягә кунып, күбәләкләр,
Матур вальста әйләнә.
Матурлык тудырыр өчен,
Табигать нык тырышкан.
Иҗад җимеше булып,
Лилия үсеп чыккан.
Лилия, Лия, Лия,
Лилия, дия, дия,
Лилиягә кунып, күбәләкләр,
Матур вальста әйләнә.
Лилия – ул мөгҗизә,
Лилия – серле чәчкә.
Лилия исемле кызны
Чәчкәгә тиңләсе килә.
Гузель Идрисова 11.01.2023 11:11 Заявить о нарушении