Тратау - гордость Ишимбая. Стихи на татарском язык

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Торатау – Ишимбай горурлыгы

Чит илләргә кызыгабыз,
Бар океан, диңгез.
Бездә диңгез юк
Дип, йөрибез күңелсез.

Без яшәгән җирләрдә
Диңгез бит булган.
Еракка җәелеп киткән,
Офыкка барып тоташкан.

Климат аны киптергән,
Ләкин диңгез бирешмәгән.
Биек тау булып,
Өскә таба күтәрелгән.

Тере шаһит бар –
Кыен түгел исбатлау.
Юрматы җирен матурлый,
Күккә ашкан Торатау.

Бу диңгезгә кереп,
Йөзеп булмый, әлбиттә.
Тауга барып бассаң,
Йөрегәндәй буласың диңгездә.

Без тапкан кабырчыкларга
Җәнлек эзләре төшкән.
Борынгыдан алар безгә
Шулай сәлам җибәргән.

Ишимбай каласыннан күренә,
Безгә балкый ерактан.
Тауны барып күрегез,
Ул сезне көтә күптән.

Диңгездә булдым, дип,
Шатланып, кайткач сөйләрсез.
Кем белән, дип, сорасалар,
Гаиләм белән, диярсез.

Гузель Идрисова   14.11.2022 11:07     Заявить о нарушении