Земляника. Песня на татарском языке
Свидетельство о публикации №122111202836
Җыр
Каен җиләге тәмле,
Учка җыеп капсаң.
Дөньяда рәхәт яшәве,
Сөйгән ярыңны тапсаң.
Каен җиләге, каен җиләге,
Сиңа серемне сөйлим әле.
Кайчан парлы булырмын,
Миңа шуны әйт әле.
Җиләк урынын тапкан –
Каенны охшаткан икән.
Кайда каен – җиләк шунда,
Алар пар микән?
Каен җиләге, каен җиләге,
Сиңа серемне сөйлим әле.
Кайчан парлы булырмын,
Миңа шуны әйт әле.
Янәшәдә яшәгәннәргә
Борылып карарга кирәк.
Бәлки эргәңдә генә
Яшидер ул мәхәббәт.
Гузель Идрисова 12.11.2022 10:51 Заявить о нарушении