Петух - пограничник. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122111003971
Йорт алдында тәртип,
Бар да үз урынында.
Әтәч сакта тора,
Ул хуҗа монда.
Күкрәген киереп баскан,
Күзләре карый җитди.
Аңа бары тик
Мылтык кына җитми.
Әгәр күрше тавыгы
Чикне бозып, керсә,
Кычкыртып, куып йөретә,
Тавыкның хәле бетә.
Гузель Идрисова 10.11.2022 13:08 Заявить о нарушении