Счастливая свинья. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Бәхетле дуңгыз

Дуңгыз күңелен аңламыйлар,
Ул бит җирне ярата.
Үзен тыеп тора алмый,
Җирне кочаклап ята.

Җир шундый йомшак, җылы,
Дуңгыз сузылып ята.
Рәхәтлеккә чыдай алмый,
Күңелкәе аны җырлата.

Ничек инде җирне яратмаска,
Ул бит ашата, эчерә.
Һәркемнең кәефен күтәреп,
Матур чәчкәләр үстерә.

Җитешсезлеге бар, әлбиттә –
Дуңгызның пычрана өсте.
Ләкин, монысы вак нәрсә,
Иң мөһиме – дуңгыз бәхетле!

Гузель Идрисова   09.11.2022 11:25     Заявить о нарушении