Природа любит порядок. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Табигать риза түгел

Күк күкри, яшен яшьни,
Тирә – як ялтырап китә.
Уф, гөмбәз шартлый инде,
Ахры заман җиттеме әллә?

Коеп – түгеп яңгыр ява,
Дөньяны күмеп ташкыннарга.
Агачларны тамыры белән йолкып,
Агызып алып китә еракларга.

Ник котыра икән табигать,
Нәрсәгә риза түгел?
Бәлки, безнең гөнаһларны
Күреп, арыгандыр ул.

Дөрес кенә яшәмибез бит,
Аксакаллар юк акыл таратырга,
Шулай да, ышанам мин
Яхшы эшләребез кубрәк булганга.

Табигать, булса канәгать,
Яңгырны тын гына яудыра.
Салават күпере калкып чыга,
Кояш та көлеп тора.

Табигать тәртип ярата,
Бар аның үз законнары.
Акыллы итеп яшик,
Без бит табигать балалары.

Гузель Идрисова   08.11.2022 11:07     Заявить о нарушении