Ворона ошиблась. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Ялгышкан карга

Бер карга иренгән
Очырга җылы якка:
“Язын тагын кайтырга,
Нигә инде арырга?!”

Карга каян белсен
Кышның нинди икәнен –
Үзе озын, үзе усал,
Чыдап торырлык түгел.

Тәүдә бар да әйбәт булды,
Яшелчә – җимеш ашады.
Алар капыл юкка чыккач,
Туң җирдән бөҗәк чокыды.

Карлы яңгыр яуганда
Карга тәпиләрен өшетте.
Кар ашап караган иде,
Тамаккае карлыкты.

Кар дип кычкырасы килде,
Тавыш чыкмады авызыннан.
Кинәт таеп егылды,
Китеп бара иде боздан.

Күп итеп кар яуды,
Күмеп китте карганы.
Ике күзе куркынып,
Кар астыннан ялтырады.

Бер бала, карганы җәлләп,
Өенә алып керде.
Хәзер карга мичтә утыра,
Рәхәтләнә ашап кабак теше.

Табигать барын да уйлаган,
Кирәк тик дөрес яшәргә.
Бер карганы өйдә тотырлык,
Каргалар күбәйсә – ни эшләргә?

Гузель Идрисова   04.11.2022 10:54     Заявить о нарушении