Мои наблюдения. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122110303165
Карга шатланган инде,
Ипи кисәге тапкан.
Ашарлык түгел шул,
Шакылдап тора – каткан.
Ташлап, үтеп киткән
Дип, уйласагыз, хаталанасыз.
Авызына эләктереп, карга
Ипине итеп салды суга.
Туры килде, әлбиттә,
Бераз көтеп торырга.
Зарар юк, карга кабаланмый,
Борчылмый ул юк – барга.
Ипи, ниһаять, җебеде,
Карга рәхәтләнде ашап.
Тургайга да өлеш чыкты,
Басып тора иде карап.
Ә хәзер, тынычлык кирәк,
Агачка кунып, тынды карга.
Архимед бит, ашаганнан соң,
Куша йоклап алырга.
Менә шундый хәлләр.
Уйланырга кирәк гел.
Яхшы яшәргә теләсәң,
Башыңны эшләтә бел.
Гузель Идрисова 03.11.2022 11:17 Заявить о нарушении