Папа разрешил. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122110103154
Кечкенә бала кереп баскан
Җыелып яткан суга.
Тып итеп басып куя,
Су чәчри тирә – якка.
Бер тегеләй, бер болай,
Суны гизеп чыкты.
Дулкыннарга гаҗәпләнеп,
Тын гына карап торды.
Бала өчен бу су – диңгез,
Ул бүген аңа хуҗа.
Диңгезне тикшереп, шулай
Дөнья белән таныша.
Су чәчрәтеп йөгерде,
Чәбекәй итеп, көлде.
Шатлыгы эченә сыймады,
Тик, киемнәре юешләнде.
Әти бирде мөмкинлек,
Бүген ярый шаярырга.
Баласына карап, шатланып,
Басып тора янында.
Әти риза, бала канәгать,
Дөнья түгәрәк, бар да әйбәт.
Тик менә әни нәрсә әйтер,
Гаиләдә ул бит юа кер.
Гузель Идрисова 01.11.2022 11:22 Заявить о нарушении