Подснежник. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Яктылыкка омтылучы

Миләүшә умырзаяга әйтте:
“Нигә шулай интегәсең?
Кар үзе эреп бетәр,
Юкка көчкәеңне түгәсең”.

Умырзая аны тыңламады,
Көн – төн тырышты,
Ниһаять, карны тишеп,
Өскә килеп чыкты.

Исәнме, якты дөнья,
Матур кояш, саумы!
Әйдәгез, бергә шатланыйк,
Мин җиңдем караңгылыкны!

Гузель Идрисова   29.10.2022 08:49     Заявить о нарушении