Надежда. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Өмет

Ак күгәрчен килеп керде –
Ачык калган балкон ишеге.
Кыю атлап, миңа карап,
Йөреп чыкты булмәне.

Исем китеп күзәттем,
Бу нинди мөгҗизә?
Ак күгәрчен – сирәк кош,
Ул килмәгән тиккә.

Күңелемнең кыен чагы,
Күзләремә тулды яшем,
Нәрсә бу, билдәме әллә?
Өмет уятты күгәрченем.

Иртән күгәрчен килгән,
Мине тәрәзәдән күзли.
Җитди карап миңа,
Гүя, әйтергә тели:

“Я, тынычландыңмы инде?
Бар да әйбәт булыр,
Син озак яшәячәксең,
Бирешмә, тырыш, матурым!”.

Гузель Идрисова   29.10.2022 08:48     Заявить о нарушении