Дорогой гость. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122102802978
Балалар өй җыештыра,
Йөгереп тузан сөртәләр.
Идән юып чыгарылды,
Өстәлгә куелды чәчкәләр.
Тизерәк тәрәз ачтылар –
Һава керсен әйдә.
Тәмле аш исе
Таралды ямьле өйгә.
Нинди кунак көтеп,
Балалар тырыша икән?
Кадерле кеше – әти
Кайта хәзер эштән!
Гузель Идрисова 28.10.2022 10:56 Заявить о нарушении