Вот бы на день вернуться в прошлое. Стихи на татар
Свидетельство о публикации №122102703285
Эх, бер көн бирелсә иде,
Барып килер идем балачакка.
Рәхәтләнеп уйнагач, иркәләнгәч,
Йөгерер идем кайтыр якка.
Эх, бер генә көнгә кайтып,
Туйганчы клубта биер идем,
Көзгедән матур яшьлегемне күреп,
Шатланып басып торыр идем.
Бер көн – артыгы кирәкми,
Мин риза хәзерге булмышыма.
Тормыш тәҗрибәсе күп тупланды,
Авырлыклар инде калды артта.
Киләчәккә күз саласым килми,
Сорамыйм хәтта бер мизгел,
Барысын да алдан белсәң,
Яшәүе кызык түгел.
Гузель Идрисова 27.10.2022 11:52 Заявить о нарушении