Где ты, моя любовь? Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №122102601831
Мин көттем сине язын
Җылы яктан кошлар кайтканда.
Мин бит сине эзләдем дип,
Килеп басмадың каршыма.
Мин көттем сине җәен
Кызарып җиләк пешкәндә.
Син минем җиләгем дип,
Сыенып тормадың эргәмдә.
Мин көттем сине көзен
Карлы яңгыр яуган вакытта.
Парлы булыйк дип, килеп әйтмәдең,
Берүзем утырдым моңсулыкта.
Мин көттем сине кышын,
Суык җилләр искән чагында.
Кил яныма, кадерлем, дип,
Мине җылытмадың кочагыңда.
Гомер үтә, аккан су кебек,
Елганы була туктатып.
Ә еллар шәп йөгерә,
Һич булмый куып тотып.
Кайда син, мөхәббәтем,
Тизерәк кил инде.
Яратасым, яратыласым килә,
Арыдым, көтеп сине.
Мин сине көтәм һаман,
Өметләнеп һәр мизгел саен.
Ышанам, син дә мине
Күптән эзлисеңдер, мөгаен.
Гузель Идрисова 26.10.2022 08:38 Заявить о нарушении