Откровенный разговор. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Чын күңелдән сөйләшү

Песәй тычканнарны җыеп,
Дуслык тәкъдим итергә булган.
Тәмле ризыклар куеп,
Аларны сыйга чакырган.

Аптыраган тычканнар килеп,
Саклык белән утырган.
Азыкка кагылмаганнар бөтенләй,
Тамакка аш бармаган.

Менә нәрсә, дуслар, дип,
Песәй башлаган иде сүзен,
Очкылык тотты кече тычкан,
Олы тычканның тартышты күзе.

“Сезнең белән, тычканнар,
Дуслашырга телим күптән.
Әйдәгез, бүгеннән башлап яшик
Һәркем үз тормышы белән.

Авыр булыр, әлбиттә,
Ләкин болай әйтәм.
Сез миңә зыян китермисез,
Мин сезне куып йөретмәм”.

Тынлык урнашты өйдә,
Һәркем үзенчә уйланды.
Олы тычкан песәйнең
Каршысына барып басты.

Песәйнең яшел күзләренә
Туры итеп карады.
Песәй тыныч торды,
Урыныннан кузгалмады.

“Песәйнең күзләре алдамый, -
Дип әйтте олы тычкан.
Дуслашырга беркайчан соң түгел,
Тормышны башлыйбыз яңадан!”.

Тычканнар белән песәй
Дус булып таралышты.
Кем күпмегә чыдар,
Әлегә – тынлык урнашты.

Гузель Идрисова   24.10.2022 11:03     Заявить о нарушении