Один дома. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Берүзе калган өйдә

Урманда агачлар күп,
Кемдер наратны сайлаган.
Шундый оста итеп,
Яхшы оя ясаган.

Оядан кош баласының
Башы гына күренә.
Ялгыз гына утыра –
Берүзе калган “өйдә”.

Матур, акыллы бала,
Тавышы – тыны чыкмый.
Шым гына утырырга
Әнисе кушкан аңа.

Ул әнисен тыңлый,
Аңлашыла аңа барчасы.
Үзеңне сакларга кирәк,
Әни кире кайтканчы.

Кинәт кошчык җанланды –
Әнисен күреп калды:
“Тьюи, тьюи, тьюи,
Сагындым сине, әни!”.

Җим ашап туйгач,
Канат астына кереп,
Әнисенең җылы кочагында,
Йоклап китте бәләкәч.
Куе урман шомлы,

Кошчыкка янамый куркыныч.
Аның яклаучысы бар,
Шуңа күңеле тыныч.

Әй, рәхәт, әни булгач,
Һәрчак тук тамак.
Яшисең иркәләнеп кенә,
Эх, бетмәсен иде балачак.

Гузель Идрисова   22.10.2022 10:58     Заявить о нарушении