Не потеряй доверие. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Ышанычны югалтма

Яшел чирәм өстендә
Бәпкә көтеп утырам.
Тәгәрәсә сары йомгаклар,
Яңадан җыеп алам.

Мин үзем бәпкә,
Мин үзем дә бәләкәй.
Ач тилегән күктән
Бәпкәләрне тирәләй.

Ихтибарны югалтсаң әгәр,
Аска омтылып уктай,
Тилегән бәпкәне эләктерер,
Йоклап утырырга ярамай.

Бер урында утыру
Миңа бигерәк күңелсез.
Иптәшләрем чакыра уйнарга,
Эх, кызыгам аларга.

Әллә, йөгерим микән,
Ташлап бәпкәләремне,
Ата белән инә каз
Карарлар әле балаларны?!

Күңелемнең ерак почмагыннан
Тавыш килеп җитте:
“Сиңа тапшырганнар икән,
Шундый җаваплы эшне,

Син түзергә тиешсең,
Биргән ышанычны югалтма.
Син зурсың инде,
Әни борчылыр – онытма!”.

Барып утырдым яңадан
Постымны мин ташламыйм.
Мин бит авыл баласы,
Үземне үзем тәрбиялим.

Күктә тилегән әйләнә,
Куркмыйм мин аңардан.
Таякның иң зурысын
Әзерләп куйдым алдан.

Гузель Идрисова   15.10.2022 12:31     Заявить о нарушении